Чарада Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Рамил Рәшит улы Йосыпов, интернационалчы-яугирләр Сабит Заһит улы Әсмәндияров, Рәшит Бакир улы Дияров катнашты.
Укучылар кунакларның хәрби хезмәтләре турында, яшь егетләрнең катлаулы шартларда, антларына һәм хәрби бурычларына тугрылык саклап, батырлык күрсәтүләре турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлады. Балаларны барысы да кызыксындырды: тыныч халыкның совет солдатларына мөнәсәбәте, сугыш шартларында нинди хисләр кичерүе, өйдән килгән хатларның ярдәм итүе һәм сугышта ял минутлары булу-булмавы.
Рәсмичарабуларакбашланганочрашутизарада җылыәңгәмәгәәверелде. МәктәпдиректорыСамат Тимерхан улы Гыйльванов ветераннарга яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык теләде.Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган якташларыбызны бер минут тын торып искә алдылар.