Яңалыклар
9 Февраля , 13:27

Быел язның ничек килүе билгеле

Яз башлануга нибары 19 көн калды.

Март һәм апрельдә уртача айлык һава температурасы нормадан якынча һәм аз гына югарырак булыр дип көтелә, аномалия 0,+1 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта  Башгидрометүзәкнең метеофаразлар бүлеге башлыгы Гөлназ Заһитова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2026 елның язы иртә һәм җылы булачак.

"Май аенда һаваның уртача айлык температурасы аномалиясе 0, -1 градус тәшкил итәчәк. Май ае, беренчел бәяләүләр буенча, салкын булыр дип көтелә. Фараз агымдагы ай ахырында һава торышының айлык фаразына карап ачыкланачак", – дип аңлатты ул.

Исегезгә төшерәбез, былтыр республикада яз иртә килде. Аерым алганда, төп елгаларда боз китү мартның 20ләрендә башланды, гадәттә ул апрельнең беренче декадасы ахырында-икенче декадасы башында була торган иде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас