Яңалыклар
2 Февраля , 04:30

Быел кояш тотылачак

Бу астрономик күренешне кайчан күзәтеп булачак?

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Русиядә 12 августта кояш тотылу, Персеида метеор агымының иң югары ноктасы һәм сирәк очрый торган алты планета парады көтелә.

2026 елның төп астрономик вакыйгасы 12 августта булачак, ул вакытта таң алдыннан чын-чынлап планеталар парады булачак: күкнең бер өлешендә Юпитер, Меркурий, Марс, Уран, Сатурн һәм Нептун җыелачак.

Шул ук көнне сирәк тулы кояш тотылу булачак, аны өлешчә Русиянең төньяк өлешендә дә күреп булачак. Бу көнне кич белән мавыктыргыч тамаша — Персеида йолдызларының иң югары ноктасын күзәтергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр "Роскосмос"та. 

Моннан тыш, 28 февральдә тагын бер планеталар парады узачак. Күктә берьюлы Юпитер, Уран, Сатурн, Нептун, Венера һәм Меркурийны күрергә мөмкин булачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас