Яңалыклар
29 Января , 05:53

Республикада лотереядә миллион откан кешене эзлиләр

Ул һаман отыш артыннан килмәгән. 

Башкортстанда 1 миллион сум откан лотерея җиңүчесен эзлиләр. Билетны ул Алексеевка авылы почта бүлегендә сатып алган, ләкин һаман да отыш артыннан мөрәҗәгать итмәгән. Еш кына билет сатып алучылар  аларны тикшерергә оныта. Аеруча бу бәйрәм көннәрендә лотерея билетларын бүләккә сатып алганда еш очрый.

"Без Башкортстанда яшәүчеләрне үз билетларын отышлы булу-булмавына тикшерергә, шулай ук әгәр сез якыннарыгызга һәм танышларыгызга лотерея билетлары бүләк иткәнсез икән,  бу хакта аларның исләренә төшерергә чакырабыз.  Бәлки, миллион сумлык отышка ия булган бәхетле – нәкъ алар арасындадыр", – дип билгеләп үттеләр Русия Финанс министрлыгы оештырган Бөтенрусия дәүләт лотереяләре операторы матбугат хезмәтендә.

Билетларны арткы ягындагы QR-кодны сканерлап яки аның номерын лотерея сайтының махсус бүлегендә штрих-код астында күрсәтеп тикшерергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас