-14 °С
Болытлы
Таташ Русиядән һәм чит илләрдән 5 меңнән артык студент #ДОМА фестивалендә катнашуга теркәлгән.
Чара 30 гыйнварда Уфаның Көрәш сараенда узачак. Катнашучыларны республиканың алдынгы компанияләренең интерактив күргәзмәләре һәм шәп дискотека көтә.
Кичәнең хедлайнерлары – Фогель, BABY Ti һәм DJ VITA SAMURAЙ.
Катнашу тулысынча бушлай, ләкин түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү таләп ителә: https://clck.ru/3QPfw5.
Бу инде икенче шундый фестиваль. Узган ел ул 1500 студентны җыйган иде.