Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 гыйнвар , 21:31

Илдә яңа бәйрәм датасы булдырылды

Шул хактагы указга Путин кул куйды. 

kremlin.ru
Фото: kremlin.ru

Илдә бәйрәм даталары саны артты.

Русия Президенты Владимир Путин РФ Кораллы Көчләрендә Хәрби полиция көнен билгеләү турындагы указга кул куйды. Бәйрәм ел саен 8 февральдә билгеләп үтеләчәк.

“Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә Хәрби полиция көнен билгеләргә һәм аны 8 февральдә билгеләп үтәргә”, – диелә документта.

Мондый бәйрәмне кертү тәкъдиме белән узган елның октябрендә Русия Оборона министрлыгы чыгыш ясады. Яңалык инициаторлары аңлатканча, 1812 елның 8 февралендә император Александр I “Зур гамәлдәге армия белән идарә итү учреждениеләре” исемле документны имзалаган. Анда “Кыр хәрби полициясенең гомум кагыйдәләре” гамәлгә кертелгән.

Бу документ армиядә дисциплина һәм хәвефсезлек нигезләрен булдыра. Шул ук елның җәендә Наполеон Бонапарт гаскәрләре Русия империясе территориясенә бәреп керә. Сугыш ярты елдан соң тәмамлана – француз армиясе тулысынча тар-мар ителә һәм куып чыгарыла.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас