Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә уңайлы хәл итү өчен эшләнгән “Госуслуги Дом” мобиль кушымтасын йөкләүләр саны 15 миллионнан артып китте. Башкортстанда мобиль кушымтадан 430 меңнән артык кеше файдалана.
Әлеге чик цифрлаштыруның милекчеләр, яшәүчеләр һәм идарәче оешмалар өчен торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәлелеген, үтә күренмәлелеген һәм уңайлылыгын арттыра торган гамәли коралга әйләнүен ачык күрсәтә.
Кулланучыларның активлыгы кушымтаның торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүнең нәтиҗәле механизмына әверелүен раслый. Алар арасында иң кирәклеләре: счетларны түләү һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру, милекчеләрнең гомуми җыелышларында онлайн-тавыш бирүләр үткәрү, идарәче оешмага мөрәҗәгатьләр җибәрү. Кушымта ярдәмендә идарәче оешмаларга 5,4 миллионнан артык мөрәҗәгать җибәрелгән, шуларның 420 меңнән артыгы — коллектив мөрәҗәгатьләр.
Хәзер кушымта милекчеләр өчен максималь рәвештә җайлаштырылган – күчемсез милек һәм счетлар турындагы мәгълүматлар авторизациядән соң дәүләт хезмәтләре порталының расланган хисап язмасы ярдәмендә автомат рәвештә йөкләнә.
Милекче булмаган яшәүчеләргә күчемсез милек белән идарә итү өчен кунак булып керү мөмкинлеге бирелергә мөмкин. Әмма тиздән кушымтада торак-коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт хезмәтләренең расланган хисап язмасы белән барлык кулланучылар өчен шәхси счет буенча түләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Якындагы яңартуларда шәхси счетны турыдан-туры яшәүче аккаунтына бәйләү функционалы өстәләчәк.
Белешмә.
“Госуслуги Дом” кушымтасы ТКХ дәүләт мәгълүмат системасы (ЖКХ ГИС) базасында төзелде. Цифрлы карарны Төзелеш министрлыгы һәм Русия цифрлы икътисад министрлыгы ярдәмендә “Мәгълүмат системасы операторы” җәмгыяте үстерә. Кушымта күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен дә, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен дә ачык һәм бер тәрәзәдә квитанцияләр алырга һәм түләргә, счетчиклар күрсәткечләрен тапшырырга, милекчеләрнең онлайн-тавыш бирүләрендә катнашырга, идарәче компанияләргә мөрәҗәгатьләр (индивидуаль һәм коллектив) җибәрергә һәм күзәтергә мөмкинлек бирә.
“Госуслуги Дом”ны RuStore, AppStore, Google Play һәм AppGallery кушымталар кибетләрендә йөкләргә була.