-14 °С
Болытлы
ЗАГС реестры 2026 ел башыннан яңа туган балаларга кушылган иң гадәти булмаган исемнәрне атады. Иң сирәк хатын-кыз исемнәре арасында Джанетта, Нәфисә, Эйла, Этери һәм Лила исемнәрен аерып әйтергә була. Иң сирәк ир-ат исемнәре: Эмильян, Ражаб, Файзо, Мелик, Танир.
Малайлар арасында иң популяр исем – Әмир. Аннан соң Тимур, Мирон, Эмир һәм Михаил исемнәре килә. Кызларга еш кына Ева, Амелия, Әминә, Эмилия һәм София исемнәрен кушалар.
Чыганак: bashinform.ru