Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 гыйнвар , 20:17

Шиханнардан “ватрушка”да шууны тыйдылар

“Торатау” геопаркы хакимияте рәсми кисәтү белән чыгыш ясады.      

Республика халкы Торатау шиханының бер битендә тюбингларда шуа башлаган. Популяр кышкы күңел ачу “Торатау” геопаркы хакимиятен борчуга салган.

“Торатау – уникаль табигать һәйкәле, ул тау тирәли йөрер, анда күтәрелер, фотосессияләр оештыру өчен гүзәл урын. Әмма аның битләре җиһазландырылган спорт трассасы түгел”, – диләр геопарк хакимиятендә.

Анда контрольдә тотардай тау авышлыгы, хәвефсез шуып чыгар урыннар һәм ташлар, агачлар белән бәрелешмәү мөмкинлеге юк.

“Иң якын хәвефсез һәм  тюбингларда шуар өчен рәсми әзерләнгән трасса “Куш-Тау” тау чаңгысы үзәгендә урнашкан. Анда хәвефсез һәм уңайлы ял итү өчен бар тиешле шартлар да булдырылган”, – дип искә төшерделәр геопаркта. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас