Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 гыйнвар , 10:26

Русиядә каникулларда көрәкләр сату 8 тапкырга арткан

Ә сез карны кул белән көрисезме?

Көрәкләр сатуның арту сәбәбе — илнең үзәк өлешендә рекордлы явым-төшемнәр.

"Чек. Индекс" платформасында кар чисртау яки кышкы күңел ачулар белән бәйле товарларга бәяләрне чагыштырганнар.

Әйтик, узган Яңа ел каникуллары белән чагыштырганда русиялеләр 8 тапкырга (790% процентка) күбрәк көрәк сатып алганнар, ә аларга бәяләр 40% процентка югарырак булган — бер данәсе өчен 1,5 мең сумга якын. Билгеләп үтелүенчә, көрәкләрнең 70% проценты Мәскәү өлкәсендә сатылган — нәкъ менә анда каникулларда көтелмәгәнчә күп кар яуды.

Кул белән кар эткечләрен 3,5 тапкырга күбрәк сатып алганнар (340%), ә бәяләр 29% процентка артып, 2 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Кар чистарту машиналарының уртача бәясе 55 мең сумга кадәр җиткән (+25%), ә аларны сатып алулар саны 4 тапкырга арткан (390%).

Машиналардан кар себерү өчен щеткаларны 3 тапкырга артыграк (+306%)  сатып алганнар, ә аларның уртача бәясе 15% процентка күтәрелеп, 800 сумга кадәр җиткән.

Тюбинг өчен ватрушкалар 2,5 тапкырга күбрәк сатып алынган, ә аларга бәяләр өчтән бер өлешкә диярлек арткан (+29%). Бу  2 мең сумнан артык дигән сүз.

Кар-бураннар Башкортстанны да урап узмады. Гыйнварның тәүге көннәрендә генә явым-төшем нормасының өчтән бере яуды.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас