Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 гыйнвар , 09:53

Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрен психиатрга җибәрергә рөхсәт итәчәкләр

Әйбәт яңалыкмы бу, әллә?!.

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

2026 елның 1 мартыннан Русия эш бирүчеләре үз хезмәткәрләрен психиатрия тикшерүенә җибәрә алачак. Мондый мөмкинлек хезмәткәрдә психик тайпылыш билгеләре ачыкланган очракта булачак. Бу хакта  медицина фәннәре кандидаты Мария Соловьева белдергән.

Әлеге яңалыкны кертү нәтиҗәсендә эш бирүченең үз хезмәткәренең  психик сәламәтлеге торышының ихтимал үзгәрешләренә сыгылмалырак җавап бирү мөмкинлеге булачак.

“Үзгәрешләр мәҗбүри медицина тикшерүләре нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләрдә  психик тайпылыш билгеләре ачыкланган очракта, эш бирүченең аларны тикшерү узарга җибәрү мөмкинлеген аерым күрсәтүгә кагыла", —  дип аңлаткан Соловьева.

Ачыклануынча, психиатрик тикшерү нәтиҗәләре буенча психик тайпылыш аркасында хезмәткәрне аерым эш төрләрен башкарырга вакытлыча сәләтсез дип танырга мөмкиннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас