Яңа ел каникуллары тәмамланды, әмма февральдә һәм мартта безне янә өчәр көнлек яллар көтә, дип искә төшерде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов.
Киләсе озайлы яллар Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан булачак. Февральдә русиялеләр 21 февральдән алып (шимбә) 23 февральгә (дүшәмбе) кадәр ял итәчәк.
Мартта исә 7 марттан (шимбә) алып 10 мартка (дүшәмбе) кадәр ял итәчәкбез.
Нилов аңлатуынча, яллар ел дәвамында ял көннәрен күчерү исәбенә һәм хезмәт һәм ял вакытын оптимальләштерү өчен озайтыла. Шул ук вакытта эш һәм эш көне булмаган көннәр балансы саклана.
2026 елда русиялеләрнең төрле бәйрәмнәр аркасында барлыгы 7 кыска эш атнасы булачак.
Чыганак: lenta.ru