Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 гыйнвар , 16:04

Чыршыңны шунда илтеп тапшыр!

Уфада "Ёлки в щепки" акциясе башланды.

10 гыйнварда традициягә әйләнеп өлгергән “Ёлки в щепки”  акциясе старт алды. Республиканың Экология министрлыгында Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктларының адресларын атадылар:

-Магистральная урамы, 2А,

-Столяров урамы, 2,

-Мушников урамы, 11,

-Гвардейская урамы, 58/1,

-Кузнецов затонындагы “Ел фасыллары” скверы,

-Нижегородкада “Курай чәчәге” скверы (Рижская һәм М.Автозаводская урамнары киселешендә),

-Сосны микрорайоны (Талькова урамы, 33 һәм Б.Вәлиева урамы, 5 йортлары арасында),

-“Башкортостан” лайфстайлының машиналар парковкасы (СССРның 50 еллыгы урамы яклап),

-Кулса урамының 50нче һәм 61нче йортлары арасындагы аллея,

-“Аркада” сәүдә үзәге алдында Гобәйдуллин урамы, 6.

Аннан ылыслы агачларны йомычкага эшкәртер өчен махсус җыеп алачаклар. Ул йомычка агач плитәләр ясар өчен чимал булып тора. Былтыр шундый акция кысаларында уфалылар 2 меңнән артык чыршы тапшырган.

Автор: Альфия Шакирьянова
Читайте нас