Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 гыйнвар , 19:01

Владимир Путин Уфа ветеранын 106 яше белән котлады

Владимир Путин Уфа ветеранын 106 яше белән котлады  

Владимир Путин Уфа ветеранын 106 яше белән котлады
Владимир Путин Уфа ветеранын 106 яше белән котлады

Уфаның Калинин районы хакимияте матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Уфада яшәүче Мөсәйрә Фәтыйхова Сталинград сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Аңа 10 гыйнварда 106 яшь тулган. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөсәйрә Фәтыйховага Русия Президенты Владимир Путин котлау юллады.

Дәүләт башлыгыннан открытканы шәхсән Уфа администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников һәм район администрациясе башлыгы Газизҗан Әхмәдьянов тапшырдылар. Ветеран үз чиратында кунакларга үзе язган шигырьләрен укыды, тормышы һәм якыннары турында сөйләде. "Мәсөйрә Фәтыйхова — барыбыз өчен дә ныклылык һәм батырлык, Ватаныбызны һәм халкыбызны ярату үрнәге», — дип билгеләп үтте Газизҗан Әхмәтҗанов.

Фото: Уфаның Калинин районы администрациясе матбугат хезмәте / Газизҗан Әхмәдьяновның телеграм-каналы

Владимир Путин Уфа ветеранын 106 яше белән котлады
Владимир Путин Уфа ветеранын 106 яше белән котлады
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас