Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 гыйнвар , 12:54

Кыш уртасында нинди һава торышы көтелә?

30 градус салкыннар көтелмиме?

Гөлназ Моратова.
Фото: Гөлназ Моратова.

Башкортстанда кыш уртасында нинди һава торышы көтелүе билгеле. 

Федераль метеосайтлар мәгълүматлары буенча,  10-14 гыйнвар көннәрендә республиканың үзәк районнарында 3тән 9 градуска кадәр салкын булачак. Аерым көннәрдә 2,4тән алып 4 миллиметрга кадәр  тәүлеклек күләмдә кар явачак. 

15 гыйнвардан республикада 10 градускача суытачак, ә 18 гыйнварда көндез -16 градус салкын булмакчы. Җиңелчә кар явуы мөмкин, шулай да җитди явым-төшем көтелми. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Читайте нас