Раштуа – христиан динен тотучылар өчен Алланың җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручының туган көне. Әлеге бәйрәм төнен христианнар чиркәүләрдә иртәнгә кадәр гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары истәлеген хөмәтләү өчен шәмнәр яндырып, язык-гөнаһларны ярлыклау кичерүне сорап каршы алалар. Чиркәү һәм йортларда кабызылган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта дигән ышану бар.
Чакмагыш районында мөселман кардәшләр белән бергә православие динен тотучылар да дус-туган мөнәсәбәтләрдә яши. Шуңа күрә барчабызга да Ураза, Рамазан, Раштуа, Хач ману уртак бәйрәмнәр булып тора.
Гайсә пәйгамбәрнең дөньяга килүе белән бәйле гыйбадәт кылу чарасы гадәттәгечә Юмаш авылында урнашкан чиркәүдә узды. Районыбызның православие динен тотучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина котлады.
Бу бәйрәмнең биредә үткәрелүе аеруча фәһемле, чөнки ул нәкъ менә Гайсә Коткаручының тууы исемен йөртә.
Дин әһеле Евгений Ионов һәм аның тормыш иптәше Надежда ханым тарафыннан христиан кардәшләребез өчен төрледән-төрле гыйбадәт чаралары һәрдаим үткәрелеп тора. Чиркәү каршында оештырылган түгәрәкләрдә балаларның да шөгыльләнүе аеруча сөендерә. Алар Гайсә пәйгамбәр турында шигырьләр, җырлар өйрәнеп, авылдашларына күркәм концерт программасы да күрсәтте. Хак динен тотучы барлык якташларыбызны изге көннәре белән чын күңелдән тәбриклибез! Илебез тынычланып, якташ яугирләребез туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын! Татулык һәм тынычлыкта бергә булып, бердәм булып, яңа үрләргә ирешеп яшәргә насыйп итсен Ходай!
Автор фотолары