Башкортстан синоптиклары якындагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Башгидромет мәгълүматы буенча ялларга суытачак.
Иртәгә, 3 гыйнварда, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача. Һава температурасы төнен -18, -23 градус, урыны белән -27 градуска кадәр суытачак. Көндез -10, -15 градус булы көтелә.
4 гыйнварда урыны белән шулай ук бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле исәчәк. Термометр баганалары төнен -10, -15 градуска кадәр төшсә, аязытканда -20 градуска кадәр җитәчәк. Көндез -5, -10 градус тирәсе булачак.