

Октябрьский шәһәре урамнарында Яңа ел алдыннан гадәти булмаган патруль дежур иткән. Машина йортүчеләрне Кыш Бабай һәм Карсылу туктаткан. Кыш тылсымчылары шәһәр халкын бәйрәм белән котлаганнар, истәлекле бүләкләр тапшырганнар һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча белешмәлекләр таратканнар.
Чара "Игътибар – балалар!” акциясе һәм “Баланы харап итмә, ЭЛӘКТЕР!” социаль кампаниясе кысаларында үткәрелде”, – дип аңлатты республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.
Полицейский Кыш Бабай җәяүле балаларны да игътибарсыз калдырмады: алар погонлы тылсымчылардан бүләккә яктылык кайтара торган беләзекләр алганнар һәм юлны хәвефсез кичү кагыйдәләрен кабат тыңлаганнар.
Чыганак: bashinform.ru