Яңалыклар
1 гыйнвар , 05:37

Иң кыска эш ае башланды

Ярый әле бүген эшкә барырга түгел, дип рәхәтләнеп ял итәсезме, дуслар?

Рамил Шәмсиев.Рамил Шәмсиев.
Фото:Рамил Шәмсиев.

Русиядә соңгы биш елда иң кыска “эшләми торган” гыйнвар башланды. Илебез халкы 2026 елның гыйнварында 16 көн ял итәчәк һәм 15 көн эшләячәк. Русиялеләр озайлы Яңа ел каникулларыннан соң 12 гыйнварда эшкә чыгачак һәм аларны 5әр көннән торган 3 эш атнасы көтә.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов ТАСС белән әңгәмәдә билгеләп үтүенчә, “кыска” гыйнвар ел дәвамында эшли һәм эшләми торган көннәрнең гомуми балансында чагылмаячак. Барлыгы 2026 елда, узган елдагы кебек үк, Русиядә 118 ял һәм бәйрәм көне һәм 247 эш көне булачак. Башкортстанда, милли бәйрәмнәрне дә кертеп, бәйрәм ял көннәре күбрәк булачак – 121. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас