

Авылларда каз өмәләре дәвам итә.
Шундый бәйрәм Уран авылында Айгөл һәм Айдар Хәбибуллиннар гаиләсендә дә узды. Авыл халкы аларны хезмәт сөючән, бер-берсенә ярдәм итүче гаилә буларак белә.
Хәбибуллиннар җәй саен йөз бройлер, 60 каз үстерәләр. Каз өмәсе бәйрәменә авылның иң тырыш хуҗалары җыелган иде. "Каз түшкәсенең тиресен өзмичә, каурыйларны пөхтә итеп чистартырга кирәк. Сатып алучылар моңа да игътибар итәләр", – ди хуҗабикә.
Каз өмәсе бәйрәме – безнең көннәргә кадәр сакланган матур һәм игелекле милли традицияләрнең берсе. Мондый чара күршедә яшәүче кешеләрне берләштерү, аларга яхшы кәеф һәм бер-берсе белән аралашудан уңай хис-кичерешләр бүләк итү белән кыйммәтле, - ди Айгөл- Җиңел кебек булса да, каз йолку өчен зур хезмәт кирәк, осталык таләп ителә.
Менә эш тә бетте. Хатын-кызлар, тиешенчә, түшкәләрне чайкап, асып куйдылар.
Һәм аларның каурыйларына урын табылды – алардан бик күп мендәрләр ясаячаклар. Өйдә өч кыз үсә бит!
Чыганак: Буздякские новости