Яңалыклар
30 декабрь 2025, 06:39

10 миллиардтан артык хәбәр җибәргәннәр

Башка мессенджерларга өйрәнгән буласак та, МАХ-ның тизлеге югары һәм эшләү сыйфаты яхшырак шул. 

10 миллиардтан артык хәбәр җибәргәннәр10 миллиардтан артык хәбәр җибәргәннәр
10 миллиардтан артык хәбәр җибәргәннәр

80 миллион кеше МАХ-та теркәлгән. Алар  Яңа ел открыткалары, котлаулар һәм гадәти “Сәлам, хәлләр ничек?” дигән эчтәлекле 10 миллиардтан артык хәбәр җибәргән.

МАХ барлыкка килгәннән бирле кулланучылар мессенджер ярдәмендә 2,2 миллиардтан артык шалтыраткан. Ә тәүлеклек колачлау, Яңа ел алдыннан рекордлы санга җитеп, 51 миллион кулланучы тәшкил иткән.

МАХ эшли башлаганнан бирле мессенджерда 140 меңнән арты канал теркәлгән. Аларның гомум аудиториясе 45 миллион язылучы тәшкил иткән. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.  

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас