Яңалыклар
29 Декабря 2025, 10:26

Фермер төнлә күлдә бозга катып калган аккошлар парын үлемнән коткарган

Казахстанда яшәүче гап-гади фермер Бауыржан Жакупов бер көндә бөтен илгә диярлек танылды.  

Фермер  төнлә күлдә бозга катып калган  аккошлар парын үлемнән коткарганФермер  төнлә күлдә бозга катып калган  аккошлар парын үлемнән коткарган
Фермер төнлә күлдә бозга катып калган аккошлар парын үлемнән коткарган

Ир-ат төнлә күлдә бозга катып калган аккошлар парын үлемнән коткарган. Социаль челтәрләрдә егетнең гамәленә сокланучылар да, кошларның тетрәндергеч мәхәббәт һәм тугрылык тарихына гаҗәпләнүчеләр дә бик күп. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бу хәл Торсыкбай күлендә булган. Ана кошның аяклары төнлә бозга катып калган. Ул оча алмаган. Ата аккош сөйгәнен ташламаган һәм аның белән бергә үләргә калган. Фермер егет иртән боз өстендә кошларны күреп алган һәм ярдәмгә ашыккан. Ул аларны боздан чыгарган һәм өенә алып кайтып киткән.

Егет кошларны ашаткан һәм җылыткан. Алар белән барысы да яхшы. Әмма Бауыржан ана кошны ветеринарга алып барырга җыена.

«Бозда озак яткач, аяклары бик каты туңган. Бер аягында озак басып тора алмый. Кошны дәваларга кирәк. Ата кошка Верный, ә ана кошка Любовь дип исем бирдем. Аларга приют эзләячәкмен. Анда яхшы шартлар булса, язга кадәр шунда торачаклар. Барысы өчен дә үзем түлим. Ләкин апрельдә аккошларны кире күлгә илтеп куячакмын. Алар иректә яшәргә тиеш», – дип сөйләгән егет.

Чыганак: Интертат

Фото: Фото: Бауыржан Жакупов видеосыннан скриншот

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас