Яңалыклар
26 Декабря 2025, 11:50

Башкортстанда яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сату режимы билгеле

Башкортстанда яңа ел каникуллары көннәрендә алкоголь сату режимы турында искәрттеләр.

Башкортстанда яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сату режимы билгелеБашкортстанда яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сату режимы билгеле
Башкортстанда яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сату режимы билгеле

Бу хакта Дәүләт Җыелышы искә төшерә. Кыскартылган режим 3 гыйнвардан башлап дүрт көн дәвамында гамәлдә булачак. Спиртлы эчемлекләрне 8-17 сәгатьләрдә, 4-6 гыйнварда 10-17 сәгатьләрдә сатып алырга мөмкин булачак. Калган көннәрдә, 1, 2 һәм 7 гыйнварны да кертеп, гадәти график гамәлдә – 8 дән 23 сәгатькә кадәр. Чикләүләр ваклап сату челтәренә генә кагыла. Кафе һәм рестораннар Яңа ел каникуллары көннәрендә гадәттәгечә спиртлы эчемлекләр саталар. Шул рәвешле, төбәктә алкоголь продукциясе түбәндәге график буенча сатылачак:

1 гыйнварда – 8 дән  23 сәгатькә кадәр

2 гыйнварда – 8 дән  23 сәгатькә кадәр

3 гыйнварда – 8 дән 17 сәгатькә кадәр

4 гыйнварда – 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр

5 гыйнварда – 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр

6 гыйнварда – 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр

7 гыйнвардан – 8 дән 23 сәгатькә кадәр.

Исегезгә төшерәбез, мондый тыюлар Башкортстанда ел саен Белем көне, Яшьләр көне, мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау, шулай ук Сабантуй көннәрендә кертелә. Кагыйдә

бозган өчен штраф билгеләнгән. Вазыйфалы затлар өчен ул 20 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә, юридик затлар өчен — продукцияне конфискацияләү белән 100 меңнән 300 мең сумга кадәр.

Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас