Яңалыклар
19 Декабря 2025, 04:57

Бер җылыта, бер суыта...

Һәр мизгелнең үз холкы бар, күрәсең...

Эш атнасы азагында һәм ял көннәрендә Башкортстан Русиянең төньяк-көнбатыш районнарыннан Көньяк Уралга киләчәк Төньяк Атлантика циклонының төрле өлешләренә эләгәчәк. Бу хакта Башгидрометта хәбәр иттеләр.

Шуңа күрә төбәктә  һава торышы шартлары үзгәрүчән  булыр дип көтелә.

Әйтик, бүген бу циклонның җылы секторында республика буенча һава шартлары начараячак. Аерым алганда, кар һәм җепшек кар явуы, урыны белән бозлавык, электр чыбыкларында һәм агач ботакларына кар ябышуы фаразлана. Юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык булуы көтелә. Һава температурасы көндез 0, -5 градуска кадәр күтәреләчәк.

" Циклонның Төньяк Казахстанга күчүе белән аның тыл өлешендә шимбә көнне, 20 декабрьдә,  Башкортстанның төньяк яртысында һава температурасы -15, - 20 градуска кадәр кискен  түбәнәячәк, аязытканда -25кә кадәр суытачак, көндез -13, -18 градус салкын булмакчы.

Республиканың көньяк яртысында төнлә һәм көндез температура -8, -13 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшем дәрәҗәсе кимиячәк.

Якшәмбе, 21 декабрь көнне, Башкортстанда кабат кар явачак. Төн салкын булачак, һава температурасы -18, -23 градус, аязытканда -28 градуска кадәр, көндез -3, -8 градуска кадәр күтәреләчәк.

"Киләсе атна башында республикада нормадан 4-8 градуска югарырак җылы һава торышы күзәтеләчәк. Кар яву сакланачак", – дип йомгакладылар Башгидрометта. 

Чыганак: bashinform.ru 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас