Яңалыклар
18 Декабря 2025, 10:39

Эх, өмәсе дә, өмәсе...

Шаран районында яшәүче хезмәт сөючән Валерий һәм Гөлнара Филипповлар быел 29 каз үстергән.

Эх, өмәсе дә, өмәсе...Эх, өмәсе дә, өмәсе...
Эх, өмәсе дә, өмәсе...

Күптән түгел алар уздырган каз өмәсенә бөтен авыл җыелды.

Гөлнара Алексеевна озак еллар фермада эшли, актив волонтер, махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм итә, йон эрли, җылы оекбашлар бәйли.

Тормыш иптәше Валерий Аркадьевич белән алар инде 37 ел бергә, кызлары Гөлназ, уллары Сергей һәм Евгенийны тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырганнар.

Гаилә башлыгы күп еллар М.Егоров исемендәге колхозда механизатор булып эшли. Гөлнара Алексеевна: "Минем әти-әнием дә һәрвакыт каз үстерә иде. Без ата-баба йолаларын хөрмәт итәргә, аларны сакларга тиеш. Авылдашларына ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», – ди.

Чыганак: Шаранские просторы 

Эх, өмәсе дә, өмәсе...
Эх, өмәсе дә, өмәсе...
Эх, өмәсе дә, өмәсе...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас