

Башлангыч сыйныфларда – авыл мәктәпләрендә дәресләр -23 градус салкын, шәһәр мәктәпләрендә – 25 градус температурада туктатыла.
5-9 сыйныфлар өчен дәресләр авыл мәктәпләрендә – 25 градус салкын, шәһәр мәктәпләрендә – 27 градус булганда туктатыла.
Авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына һава температурасы -30 градус, шәһәр мәктәпләрендә -32 градус салкын булганда дәресләргә йөрмәскә мөмкин.
Ата-аналар балага көчле суыклар вакытында дәресләргә барыргамы-юкмы икәнен үзләре хәл итә.
Әгәр укучы өйдә кала икән, сыйныф җитәкчесенә алдан хәбәр итәргә кирәк. Мәктәп теләсә нинди температурада эшли.