Яңалыклар
15 Декабря 2025, 04:48

Атна уртасында суытачак

Ниһаять, Башкортстанга кыш килде.

Республикага бу атна башында Төньяк диңгез акваториясеннән салкын һава үтеп керә башлаячак. Һава температурасы төнлә һәм көндез -11, -16 градуска кадәр төшәчәк. Атна уртасында салкыннар нормадан 5-9 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр иттеләр Башгидромет үзәгендә.

Төбәк синоптиклары мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә кар, урыны белән буран, юлларның аерым участокларында кар көртләре хасил булу фаразлана. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез  - 10, -15 градус.

Сишәмбе, 16 декабрьдә, бераз кар явуы көтелә.  Җил көнбатыштан, уртача тизлектә, төнлә урыны белән көчле тизлектә исмәкче. Һава температурасы төнлә -13, -18 градус, аязытканда -23, көндез - 10, -15 градус салкын булуы көтелә.

Чәршәмбе, 17 декабрьдә, янә бераз кар яумакчы. Җил көнбатыштан, талгын. Һава температурасы төнлә -13, -18 градус, аязытканда -23 градуска кадәр, көндез -7, -12 градус салкын булуы көтелә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас