Яңалыклар
15 Декабря 2025, 11:17

Афәрин, Нияз!

Чакмагыш районы Рапат урта мәктәбе укучысы Нияз Шәйдуллин Русия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының «Күрсәткән батырлыгы өчен» истәлекле медале, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Суда һәлак булучыларны коткарган өчен» медале һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Афәрин, Нияз!Афәрин, Нияз!
Афәрин, Нияз!

Быел яз көне Нияз Шәйдуллин, ул вакытта әле 6 сыйныф укучысы, чын батырлык күрсәтә. Алар, дусты белән кайтып барганда, язгы ташу белән ярларыннан чыккан елгага таба юл тоталар. Дусты саксызлык аркасында бик тиз су агымына төшеп киткәч, Нияз, бер дә уйламыйча, аны тартып чыгара һәм малайның гомерен саклап кала. Аларга ярдәмгә олылар да килеп җитә.

Ниязны бүләкләре белән котлыйбыз! Аның батырлык гамәле игътибарлы, сак булырга һәм теләсә нинди ситуациядә ярдәмгә килергә әзер булу үрнәге булып тора.

Афәрин, Нияз!
Афәрин, Нияз!
Афәрин, Нияз!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас