

Аның максаты – яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, аларның ялын оештыру, дөньяга карашларын формалаштыру. Хәрәкәтнең бүлекләре илнең барлык 89 субъектында һәм аларның шәһәр-районнарында ачылды, һәр мәктәптә аның башлангыч бүлекчәләре эшли башлады. Хәрәкәтнең күзәтчелек советына Владимир Путин үзе җитәкчелек итә, рәисе итеп Артур Орлов билгеләнгән. Башкортстан бүлекчәсен Рәнис Хәсәнов җитәкли. Республикабызның һәр районында “Беренчеләр хәрәкәте”нең урындагы бүлекчәләре эшли.
Чакмагыш районында “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе эшчәнлеген Айгиз Равил улы Мадияров алып бара.
“Районыбыдагы “Беренчеләр хәрәкәте”нең максатлары: балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтенә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү, аларга һөнәри юнәлешне билгеләүдә һәм буш вакытларын оештыруда ярдәм итү, балалар һәм үсмерләрнең рухи үсеше һәм план-максатларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, җәмгыятьтә лаеклы тормышка әзерләү. Бездә ватанпәрвәрлек, дуслык, яхшылык һәм гаделлек, хыялны тормышка ашыру, иҗади хезмәт, абруй һәм үз-үзеңне хөрмәт итү, Русия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтер һәм аны саклау, Ватанга хезмәт итү, ныклы гаилә – төп кыйммәтләр булып тора”, – ди Айгиз.
“Беренчеләр хәрәкәте”нең 12 юнәлеше бар. Алар: белем, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният һәм сәнгать, волонтерлык һәм ирекмәннәр, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, экология һәм табигатьне саклау, дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр, туризм һәм сәяхәтләр.
Бүгенге көндә республика алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Һәм безнең районның «Беренчеләр хәрәкәте " активистлары бу эшкә зур өлеш кертә.
29 ноябрьдә башкалабыз Уфа дәүләт нефть-техник университетының Яшьләр сараенда балалар һәм яшьләрне берләштергән Башкортстан Республикасы “Беренчеләр хәрәкәте” конференциясе узды.
Анда урындагы бүлекчәләр хезмәткәрләре, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, шулай ук остазлар бүләкләнде. Чакмагыш районыннан бу күләмле чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, урындагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияров, эшчәнлекне оештыру буенча белгеч Томила Олеговна Алтынбаева катнашты.
Чакмагыш районы 2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәләре арасында төбәкнең иң яхшы 10 бүлеге исемлегенә керде һәм Диплом белән бүләкләнде.
Чарада республикадан 600 делегат катнашты. Анда төрле юнәлешләр буенча 6 тематик мәйданчык эшләде, конференциядә катнашучылар активистлардан, шулай ук хәрәкәт хезмәткәрләреннән үзләре өчен файдалы мәгълүмат алды.
«Беренчеләр премиясе» төбәк конкурсы йомгакларына аерым игътибар бирелде, анда Чакмагыш районыннан катнашучылар яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Районыбыздан Яхиннар гаиләсе – “Беренчеләр гаиләсе” номинациясендә беренче урынны яулады.
Арина Юнысова – "Беренче тавышлар" номинациясендә икенче урынга лаек булды.
Эльвина Яхина – “Беренче урын” номинациясендә икенче урынга иреште.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Районыбыздагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе киләчәктә дә уңышлы
эшчәнлек алып барсын, ирешелгәннәрдә тукталып калмасын!