

Башгидромет мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә республикада һава торышы үзгәрәчәк, ул кыш күрсәткечләренә якынаячак.
Бүген, 4 декабрь көнне, республикада урыны белән җепшек кар, юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Җил көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә 0, -5°, көндез -3,+2°.
Иртәгә, 5 декабрьдә, урыны белән шулай ук бераз җепшек кар явуын вәгъдә итә синоптиклар. Көнбатыштан искән җил уртача тизлектә булмакчы. Һава температурасы төнлә +1, -4°, аязытканда -9°, көндез +2,-3° чамасы.
6 декабрьдә дә урыны белән янә җепшек кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, талгын. Һава температурасы төнлә +1, -4°, аязганда -9°, көндез +2,-3° чамасы.
Акрынлап булса да бар дөнья ап-ак юрган ябыныр дип көтәбез. Кыш, кил тизрәк!
Чыганак: bashinform.ru