

Башгидромет, Русиянең Гидрометүзәгенә сылтанып, декабрьдә һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1° градуска югарырак булыр дип хәбәр итте (норма -10,8 °). Айлык явым-төшем нормага якын булыр дип көтелә (норма – 30-50 миллиметр).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ноябрь ае, аның беренче яртысын безнең төбәктә гадәттә кыш алды дип атыйлар, ә икенче яртысын тотрыклы кар капламы формалашу белән кыш башы дип йөртәләр, быел Башкортстанда уртача күрсәткечләрдән шактый җылырак булды. Республика метеостанцияләрендә метеокүзәтүләр тарихында берничә рекордлы җылыты очраклары теркәлгән.
Без табигатьнең 4 фасылына да өйрәнгән, шуңа кышның салкыннары булгаласа да, аны көтәбез, бу шыксыз, тузанлы кара көннәр тшмам туйдырды. Кыш, аклыгың һәм пакьлегең белән тизрәк кил инде!
Чыганак: bashinform.ru