+20 °С
Болытлы


Атыш бер сәгать чамасы элек Калифорниянең Стоктон шәһәрендә булган.
Җирле хакимият сүзләренчә, билгесез кеше балалар бәйрәме узган кафега килүчеләргә максатчан ут ачкан.
Хәзерге вакытка 4 кеше үлгән һәм 14 кеше яраланган.
Һәлак булучылар саны артырга мөмкин. Һөҗүмнең төгәл сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Шериф вәкиле белдергәнчә, бу алдан ниятләнгән һөҗүм булырга мөмкин. Аның сүзләренчә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр арасында балалар да бар.
Чыганак: SHOT