Яңалыклар
27 Ноября 2025, 07:23

Уфада барлык ак чыршыларны кисәргә туры киләчәк

Бу ылыслы агачларны зарарлаучы чит ил корткычы Белорет тыюлыгыннан килеп эләккән.

Светлана Трефилова / ВКонтакте, 59.ruСветлана Трефилова / ВКонтакте, 59.ru
Фото:Светлана Трефилова / ВКонтакте, 59.ru

Уфада санитар максатларда пихталарны кисәргә туры киләчәк. Бу – Уфадагы ак чыршы утыртмаларын һәлак итәргә керешкән Уссурия полиграфы белән көрәшүнең бердәнбер ысулы. Бу хакта мэриядәге матбугат конференциясендә “Рослесзащита” ның Башкортстан филиалы директоры урынбасары Әлфия Йосыпова һәм Уфаның баш урманчысы Максим Щербаков хәбәр итте.

Әлегә ике зыян күрү ноктасы ачыкланган – Сәгыйть Агиш һәм Менделеев урамнары чатында һәм Гафури исемендәге паркта күзәтү тәгәрмәче янында. Белгечләр билгеләп үткәнчә, авыру таралыр урын әллә ни юк — Уфада ак чыршылар аз. Ләкин аларны корткычтан химикатлар белән дәвалау мөмкин түгел, ә агачлар котылгысыз рәвештә зарарланып корыячаклар, нәтиҗәдә ак чыршыларны барыбер кисәргә туры киләчәк.

"Корткыч бик куркыныч, аны бернәрсә дә туктата алмый. Ул Көньяк Урал тыюлыгыннан килгән, анда пихта агачлары күп һәм  зарарлану  50% тәшкил итә", –  диде Әлфия Йосыпова.

Шулай ук журналистлар белән очрашуда Халыклар дуслыгы проспекты буйлап урман кисү планлаштырылуы билгеле булды, анда агачлар кайры белән тукланучы типограф корткычлары белән зарарланган. Алар урынына каеннар утыртылачак, бу агачлар  тиз үсүчәнлек  белән аерылып тора, күп тә үтми алар җирлек экологиясен тернәкләндерәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас