Яңалыклар
25 Ноября 2025, 07:16

Татулык һәм үзара аңлашу беренче урында булсын

Аларның гаилә союзы-бриллиант кебек көчле.  Шаран районында ирле-хатынлы Изит һәм Әлфия Дәүләтовлар туганнары һәм якыннары белән бергә никахлашуның 60 еллыгын билгеләп үткәннәр

Татулык һәм үзара аңлашу беренче урында булсынТатулык һәм үзара аңлашу беренче урында булсын
Татулык һәм үзара аңлашу беренче урында булсын

Изит Әбделмән улы 1942 елда Үзбәк ССРның Наманган шәһәрендә туа. Аның әтисе Абделмән Дәүләтов Бөек Ватан сугышында катнашкан, җиңү белән кайткан, электрик булып эшләгән, әнисе Фазилә хуҗабикә булган. Наманган урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаганнан соң Изит Дәүләтов Үзбәк ССРның Джизак районы «Пахтахор» совхозында тракторчы булып эшли. 1961 елдан 1963 елга кадәр Изит Абделмән улы Совет Армиясенең һава десанты гаскәрләрендә хезмәт үтә. Хезмәттән соң ул «Пахтахор» совхозында эшләвен дәвам итә.

Сөйкемле кыз Әлфия белән таныша, ул җирле тегү фабрикасында эшләгән.

Озын буйлы, коңгырт чәчле спорт гәүдәле егет Әлфиягә бер күрүдә ошый. Җылы дуслык хисләре тиздән мәхәббәткә әверелә.

1965 елда яшьләр өйләнешәләр, бер-бер артлы кызлары Лилия һәм Зира туа. Әлфия ханым  штукатур-буяучы, аннары Калинин исемендәге колхозның сарык фермасында, Изит шул ук колхозда балта остасы булып эшли. Һөнәри-техник училищесын тәмамлагач, колхозда ветеринар булып эшли башлый.

 Хәзер Дәүләтовлар лаеклы ялда. Ир белән хатын данлыклы хезмәт юлын узганнар – аларның икесенә 90 ел хезмәт стажы бар.

Гаиләбашлыгы Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм Калинин исемендәге колхозның Рәхмәт хатлары, «1974 елгы социалистик хезмәт җиңүчесе» билгесе белән бүләкләнгән, 1994 һәм 1996 елларда «Шаран районының иң яхшы ветеринары»исеменә лаек булган. Кызы Лилия Кандра авылындагы «Алмаз» шифаханәсендә пешекче булып эшли, ә Зира – хуҗабикә. Икесе дә гаиләләре белән Октябрьский шәһәрендә яши.

Изитбелән Әлфия Дәүләтовлар үзләрен бай кешеләр дип саныйлар, чөнки аларның алты оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыклары бар. Әлфия Сафуан кызы һәм Изит Әбделмән улы гаилә тормышында бер-береңнең фикерен хөрмәт итү, ярдәмләшү һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булу бик мөһим, дип саныйлар.

"Минем ирем һәрвакыт тыныч, игелекле һәм аңлаучан иде, Ходай һәркемгә шундый тормыш иптәшен бирсен. Без бергә кызларыбызны үстердек һәм хәзер оныкларыбызга, оныкчыкларыбызга сөенәбез", – ди Әлфия ханым. Изит исә: "Минем яраткан хатыным - иң яхшысы! Гаилә парларында татулык һәм үзара аңлашу беренче урында булсын", - ди.

Чыганак: Шаранские просторы

фото: гаилә архивыннан

Татулык һәм үзара аңлашу беренче урында булсын
Татулык һәм үзара аңлашу беренче урында булсын
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас