Яңалыклар
25 ноябрь 2025, 06:59

Радий Хәбиров: Мәсгүт Зиакаев кебек эшчеләр авыл хуҗалыгын ныгыта

Быел Чакмагыш районы механизаторы Мәсгүт Зиакаев 21 870 центнер ашлык суктырган.

Радий Хәбиров: Мәсгүт Зиакаев кебек эшчеләр авыл хуҗалыгын ныгытаРадий Хәбиров: Мәсгүт Зиакаев кебек эшчеләр авыл хуҗалыгын ныгыта
Радий Хәбиров: Мәсгүт Зиакаев кебек эшчеләр авыл хуҗалыгын ныгыта

Ул ашлык җыю комбайннары, үзйөрешле чапкычлар һәм чөгендер җыю комбайннары операторлары арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Бу хезмәт кешесе турында #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында Башкорстан Башлыгы Радий фәрит улы Хәбиров язып чыкты.

Мәсгүт Мәүләви улы менә инде 38 ел шушы өлкәдә намуслы хезмәт сала. Хезмәт юлын Ленин исемендәге авыл хуҗалыгында башлаган, хәзер Чакмагыш районының  «Заря» авыл хуҗалыгы кооперативында хезмәт итә.

Чәчү вакытында «Джон Дир» тракторында эшли, уңышын «Акрос-550»комбайнында җыя. Хезмәттәшләре аны осталыгы, җаваплылыгы һәм яшьләргә белемнәрен тапшыра белүе өчен хөрмәт итәләр.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен 2022 елда Мәсгут Мәүләви улын Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләде.

 Ә быел аңа авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә яңа LADA Niva автомобилен тапшырдылар.

«Заря» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Мәсгут Зиакаев кебек эшчеләр авыл хуҗалыгындагы уңышларыбызны ныгыта. Чакмагыш районында гына да быел 150 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, ә Башкортстанда барлыгы 3,8 млн тоннага якын ашлык җитештерелгән.

Мәсгут Мәүләви улына тугрылыгы һәм җирне яратуы өчен рәхмәт! Без барлык хезмәт ияләребез алдында белән баш иябез!”, – ди Радий Фәрит улы.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас