+21 °С
Облачно


Ул үзенең социаль челтәрләрендә ятим калганнан соң яшь ярымлык вакытыннан карап үстергән апасының (ул аңа зүрнәй дип дәшә) улы СВО да хәбәрсез югалуын әйтте.
Ул инде 8 сентябрьдән бирле элемтәгә чыкмаган булган. Әмма Рөстәм бу хәбәрне зүрнәсенә сөйләми торган. Чөнки ул күптән түгел ут куыгына операция ясаткан икән.
“Хәзер безнең өчен иң мөһиме – зүрнәмнең улын туган якларына алып кайтып, җирләү. Әмма, анда хәрби хәрәкәтләр бара һәм бу бик катлаулы”, – ди Рөстәм.
Фото: Рөстәм Нәбиев социаль челтәре