Яңалыклар
17 Ноября 2025, 09:25

"Идел"гә-15!

Кичә Уфаның "Башкортстан"мәдәният сараенда "Идел"халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы узды. Ике тугандаш республиканың моң ярларын тоташтыручы бу зур мәдәни чараның быел юбилей елы - 15 яше. Шуңа гала концертта тик узган елларда җиңү яулаган конкурсантлар гына чыгыш ясады. "Идел" кабызган яңа йолдызлар арасында бүген инде сәхнәбез күген балкыткан чагуларын, халык мәхәббәтен яулап өлгергәннәрен күрү бик куанычлы иде.

"Идел"гә-15!"Идел"гә-15!

Фестивальне оештыручылар Лилия Бадамшина белән Диана Ногманованың, жюри әгъзалары: Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнәгатуллинаның, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Флүрә Килдиярованың, Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинованың, билгеле композитор Урал Иделбаев һәм башка сәнгать әһелләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Моң - дарьяң киң һәм тирән булсын! Озын гомер сиңа, "Идел"!

"Идел"гә-15!
"Идел"гә-15!
"Идел"гә-15!
"Идел"гә-15!
Автор:Илһам Ногманов
Читайте нас