

Башгидрометүзәк мәгълүматы буенча, бүген, 17 ноябрьдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача.
Көндез температура -2, +3°тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 18 ноябрьдә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Термометр баганалары төнлә -2, -7°, көндез +1, +6°күрсәтәчәк.
Чәршәмбе, 19 ноябрьдә, яңгыр һәм юеш кар явачак, урыны белән бозлавык, юлларда бозлавык. Җил көнбатыштан уртача. Төнлә һәм көндез температура -1, +4°тәшкил итәчәк.