Яңалыклар
13 Ноября 2025, 18:47

“Айгыр” тау экспрессы бүләкләнде

Ул “Русиянең иң яхшы 100 товары һәм хезмәте” конкурсы лауреаты булды.

https://vk.com/rzd_officialhttps://vk.com/rzd_official
Фото:https://vk.com/rzd_official

“Айгыр” тау экспрессы “Русиянең иң яхшы 100 товары һәм хезмәте” конкурсы лауреаты булды.

“Айгыр” тау экспрессы проекты “Русиянең иң яхшы 100 товары һәм хезмәте” федераль конкурсы лауреаты булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Уфада Русия Сәнәгать форумы кысаларында узды.

“Айгыр” тау экспрессы көн саен майдан сентябрьгә кадәр Уфа – Айгыр – Белорет маршруты буенча йөри. Анда Башкортстанның төп туристлык урыннары – Алсу кыялар, Айгыр, Малиновая тавы, Зәңгәр кыялар урнашкан.

2025 елның туристик сезонында ял көннәрендә генә дә “Айгыр” тау экспрессы 59 мең пассажирны илткән. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас