Яңалыклар
10 Ноября 2025, 09:50

Авыл өчен җан атып

Һәрбер җирдә  битараф булмаган, изге күңелле, актив кешеләр бар, алар шәхси вакытларының бер өлешен иҗтимагый проблемаларны хәл итүгә багышларга әзер.

Авыл өчен җан атыпАвыл өчен җан атып
Авыл өчен җан атып

Берләшеп, мондый активистлар үзләре артыннан башка халыкны да алып баралар.

Чакмагыш районы Аблай авылында  андый кешеләр күп, шуларның берсе Алмаз белән Айсылу Сираевлар гаиләсе. Алмаз авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Ислам диненең тәрбия-дини кыйммәтләрен ныгыту өчен авылдашларыбызга һәм авылыбыз кунакларына «лә Илләха Илләллаһ, Мөхәммәдур Рәсүлүллаһ» дигән изге сүзләр белән плакат куйды. Бу плакатны авылга кайтканда күрергә була.

Арабызда үз авылы өчен бөтен йөрәге белән борчылучы, авылдашларының тормышын яхшыртырга теләүче битараф булмаган кешеләр булуы зур сөенеч!

Авыл өчен җан атып
Авыл өчен җан атып
Авыл өчен җан атып
Авыл өчен җан атып
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас