

Блогерша Мария Мәхмүтованы хакимият вәкилен ачыктан-ачык мыскыл итүдә һәм көч куллануда гаепле дип таныдылар, аны ике ел һәм җиде ай колония-җирлеккә хөкем иттеләр, дип хәбәр итте суд матбугат хезмәте.
Мәхмүтовага карата җинаять эше быел июнь аенда кузгатылды. Тикшерү версиясе буенча, ул-патруль хезмәте инспекторын ачыктан-ачык мыскыл иткән, шуның белән аңарда «үзенең вазифа бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә намусын һәм шәхси абруен кимсетү тойгысы уяткан», ә аннары полиция бүлегендә башка хезмәткәргә карата көч кулланган (блогер тоткарлау вакытында полицейскийны тешләгән һәм тибеп җибәргән дип хәбәр ителгән).
Мария тулысынча гаебен таныган. Июльдә Мәхмүтовага армияне дискредитацияләү эше буенча 45 мең сум штраф салганнар. Блогер Instagram да ролик урнаштырган, анда ул Русия көнен һәм МХОда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны бәйрәм итүне тәнкыйтьләгән, әгәр барлык хәрбиләр үеп бетсә, «шәраб эчәчәкмен», дип әйткән.
*Instagram ия булган Meta компаниясе Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган
Чыганак: Казань сегодня. новости