

РФ субъектларының кластер үсеше дәрәҗәсе буенча I Милли рейтинг җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Русия Сәнәгать форумын ачу кысаларында узачак, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.
Тантанада нәтиҗәле кластер модельләрен төзүдә иң зур уңышларга ирешкән алдынгы төбәкләр аталачак.
Әлегә форумны оештыручылар җиңүчеләрнең исемнәрен һәм рейтингтагы урыннарны алдан әйтми. Алар форум ачылу көнендә генә аталачак.
Исегезгә төшерәбез, Русия Сәнәгать форумы Уфада 12-14 ноябрьдә узачак.
Инфографика: БР Хөкүмәте.
Чыганак: "Республика Башкортостан"