

Уфа фән һәм технологияләр университетының тарих һәм дәүләт идарәсе институтының өченче курс студенткасы Стампулус Данква Микеалина Мэри «Miss Africa Russia - 2025»матурлык конкурсында җиңү яулаган. Ул үзенең туган илен — Гананы, шулай ук икенче йорт дип санаган Уфа йөзен яклаган. Конкурста бөтен Русиядән Африка диаспорасы вәкилләре катнашкан.
Кыз барлык сынауларны да, шул исәптән үз илләренең флаглары белән милли киемнәрдә чыгуны да уңышлы узган.
«Бу ярыш кына түгел, ә мәдәниятне, бердәмлекне һәм нәфислекне чын бәйрәм итү иде, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул. – Мин Русиядә яшәүче Африканың төрле илләреннән һәм Африка диаспорасыннан төрле кызларны очраттым. Аларның һәркайсы мине үз тарихлары һәм рух көче белән рухландырды».
Чыганак: АиФ