Яңалыклар
4 Ноября 2025, 07:57

Олы кеше – солы төше

Халыклар бердәмлеге көнендә Чакмагыш муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев  "Встреча" ветераннар һәм инвалидлар клубында өлкән яшьтәге райондашлар белән очрашты. Әлеге чара бу районда   күптәннән матур традициягә әйләнде.

Олы кеше – солы төшеОлы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше

Район җитәкчесе өлкән буын вәкилләренә тиздән район юбилее җитү турында сөйләде. Ул ветераннарыбызны соңгы вакытта район территориясендә башкарылган эшләр, киләчәккә куйган максатлар белән таныштырды. Авыл биләмәләре старосталарына ул авылда тәртип тотарга, алдагы көннәрдә дә халык белән аңлашып, аралашып эш итәргә кирәклеген белгертте. Ул ветераннарга район чараларында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә шулай бергә һәм бердәм булырга чакырды.

Актив ветераннарның берсе – Илһам Миңдулла улы Солтановка район җитәкчесе Рәхмәт хаты тапшырды.

Чарага Эдгар Вәлиев җитәкчелегендә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең яшь армиячеләре чакырылган иде. Алар автоматны сүтеп җыюда осталыкларын күрсәтте.

Чара спорт ярышлары белән дәвам итте.  Күңелле очрашу чәй табыны артында тәмамланды.

Автор фотолары. 

Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас