

Илдә яңа бәйрәм датасы булдырылды. Русия Хөкүмәте карарына премьер-министр Михаил Мишустин кул куйган.
“Суд хезмәткәрләре көнен һөнәри бәйрәм итеп билгеләргә һәм аны 5 ноябрьдә билгеләп үтәргә”, – диелә документта.
Бәйрәм Бөтенрусия императоры Петр I “Суд формасы турында”гы указы чыккан көнгә багышлана. Бу указ 1723 елның 5 ноябрендә дөнья күрә.
Документ судлар тарафыннан эшләрне карау тәртибен билгеләгән, гражданлык эшләренең һәм җинаять эшләренең күп өлеше ике якның да катнашлыгында каралуын билгеләгән. Моннан тыш, дәгъвачы яки җавап бирүчене чакыру буенча суд гамәлләре турындагы нигезләмәләр, шулай ук судның якларга карата мәҗбүри чаралар куллану хокукы турындагы нигезләмәләр каралган.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм датасын билгеләү инициативасы белән Югары суд рәисе Игорь Краснов мөрәҗәгать иткән иде. Русия Президенты Владимир Путин аны хуплады.