Яңалыклар
30 Октября 2025, 09:02

Башкортстанда яңа бәйрәм булдырылды

Башкортстанда яңа бәйрәм — күп балалы гаилә көне булдырылды

Башкортстанда яңа бәйрәм  булдырылдыБашкортстанда яңа бәйрәм  булдырылды
Башкортстанда яңа бәйрәм булдырылды

Ул 21 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. Мондый дата очраклы гына сайланмаган: ел ахырында төбәктә гадәттәгечә күп балалы гаиләләрне һәм гаилә конкурсларында җиңүчеләрне хөрмәтлиләр.

Дәүләт Җыены спикеры Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, декабрь гаилә һәм йорт җылысы белән ассоциацияләнә, шуңа күрә бәйрәм Башкортстанның мәдәни традицияләренә бик тә туры киләчәк. Толкачев сүзләренчә, бу карар гаилә институтын ныгытуга, традицион кыйммәтләрне саклауга һәм күп балалылыкны пропагандалауга юнәлдерелгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас