

Фитосанитар хәвефсезлек таләпләре буенча КХРдан цитруслар партиясе барлык кирәкле лаборатор тикшеренүләрне узган.
"Анализ нәтиҗәләре буенча мандариннарда зарарлы организмнар ачыкланмаган. Продукция РФ ГОСТ таләпләренә туры килә", – диделәр күзәтчелек ведомствосында.
Башинформ элегрәк хәбәр иткәнчә, Башкортстан Кытайга чөгендердән авыл хуҗалыгы азыгының зур партиясен җибәргән. Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты тормышка ашырыла.