Яңалыклар
29 октябрь 2025, 05:42

Алинә Кытайда узган матурлык конкурсында Русия йөзен яклый

 15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Кытайда «Мисс Халыклар дуслыгы Интернешнл-2025» Халыкара матурлык конкурсы уза.

Алинә Кытайда узган матурлык конкурсында Русия йөзен яклыйАлинә Кытайда узган матурлык конкурсында Русия йөзен яклый
Алинә Кытайда узган матурлык конкурсында Русия йөзен яклый

Русиядән анда  «Башкортстан гүзәле-2023» титулы иясе һәм Уфа агентлыгы моделе Алинә Фәрхетдинова чыгыш ясый.

Алинәгә 19 яшь, ул югары уку йортының икенче курс студенты, дип хәбәр итте модель агентлыгы җитәкчесе Луиза Закирҗанова. Алинә инглиз һәм испан телләрен белә, гарәп һәм кытай телләрен өйрәнә. Ул шулай ук эстетик гимнастика тренеры да. Быел җәй көне ул Һиндстанда Miss Glam World халыкара конкурсында дөньяның 60 иленнән катнашучысы арасында җиңү яулаган. Чара барышында конкурсантлар Кытайның 5 шәһәрендә булачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас