Яңалыклар
28 октябрь 2025, 10:37

Ун каз бер сыерга тора

Татар халкы гомер-гомергә күпләп каз үстергән. «Ун каз бер сыерга тора» дигән әйтем дә юктан гына чыкмагандыр.

Ун каз бер сыерга тораУн каз бер сыерга тора
Ун каз бер сыерга тора

Авыррак тормышлы хуҗалыклар бер оя каз асраса, хәллерәкләрендә ике, хәтта өчәр оя каз булган. Билгеле инде, мондый ишле казларны бер көндә эшкәртеп өлгерү өчен эшче куллар да күп кирәк. Өмәләрне шуның өчен уздырган да инде халкым. Күрше-күлән, туган-тумача, яшь киленнәр, кызлар, кул астына керердәй бала-чага – өмәдән беркем дә читтә калмаган. 

Әле ак кышларга аяк басмадык. Ә Чакмагыш районы Яңа Бирде авылында инде каз өмәләрен башлап та җибәргәннәр. Әфримә Фәткуллинаның үстергән казлары ел саен  50 дән кәм булмый. Йортта иртүк әзерлек эшләре кайный.

Өмәдә  катнашучылар, элек әби-бабаларыбыз кебек җырлап, шаярып, аралашып, эшнең ахырына җиткәнен сизми дә калдылар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас