+21 °С
Болытлы


Уфа дәүләт автоинспекциясендә профилактик рейдларга нәтиҗә ясадылар. Хәбәр ителгәнчә, узган ялларда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 79 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән.
Барлыгы 685 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Шуларның 41е-хәвефсезлек каешын куллану кагыйдәләрен бозу;
38е-җәяүлеләргә юл бирү таләпләрен үтәмәү;
38е-балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу.
Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 66 җәяүле җаваплылыкка тартылган.